16+

Нигә мәчеткә хатын-кызлар күбрәк йөри?

Ни гаҗәп, бүген мәчеткә ир-атларга караганда хатын-кызлар күбрәк йөри. Мөхәммәд (с.г.с.): «Хатыннарыгыз мәчеткә барабыз дисәләр - тыймагыз», - дигән.

Нигә мәчеткә хатын-кызлар күбрәк йөри?

Ни гаҗәп, бүген мәчеткә ир-атларга караганда хатын-кызлар күбрәк йөри. Мөхәммәд (с.г.с.): «Хатыннарыгыз мәчеткә барабыз дисәләр - тыймагыз», - дигән.

Аларның мәчеткә йөрүләрен хуплагыз димәгән. Тыю белән хуплауның бер мәгънәгә ия булмавын аңлыйбыз бит. Хәдиснең эчтәлегеннән сүзнең бүгенге кебек ярым-йорты гаиләләр турында түгел, ә бәлки тулы гаиләләр турында баруы аңлашыла.Ә безнең хәлебездә, бу дөньяда ук җәннәттә яшисе килеп, иргә сабыр итә алмыйча аерылып ялгыз җан асрау­чы, шуның белән үзен бәхетле санаучы хатыннарыбызга нишләргә соң? Бәлки имамнарга ялгыз хатыннар белән ирләрнең очрашу урынын мәчеттә түгел, башка урыннарда оештыру хәерлерәк булыр. Мәчет таныш-белеш­ләр белән очрашып, хәл-әхвәл белешә торган урын түгел, Ул - Аллаһ йорты.

Бу гүзәл затларга да имамнарның аларны ничек җәннәткә кертү турында кайгыртуларын көтеп тормыйча, ялгыз бабайларга хатын булырга яки икенче, өченче, дүртенче хатын булып кияүгә чыгу турында уйлый башларга вакыт җиткәндер, әгәр ышанучылардан булып, җәннәтләрне инкарь итүчеләрдән булмасалар. Бер хәдистә: «Фарыз намазларын укып, фарыз уразаларын тотып, үлгәндә ирләре алардан канәгать булсалар, Аллаһ ул хатыннарга сигез җәннәт ишеген ачып куя», - диелгән. Моннан күренгәнчә, белем алуга бирелеп, ирләренә хезмәт итүне арткы планга күчерү һич ярамый. Хатын-кыз өчен исламда ир хакы бала, әти-­әни хакыннан өстенрәк.

Фото: st2.depositphotos.com


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading