Атнага ике мәртәбә бер уч чикләвек ашау йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычын һәм инсульттан үлү ихтималын 25 процентка киметә, дип яза Daily Mail.
Әлеге фикергә Гарвард университеты галимнәре 200 меңнән артык кешенең туклану рационының сәламәтлеккә йогынты ясавын 32 ел тикшергәннән соң килгәннәр.
Кыскасы, нинфаркт һәм инсультны кисәтү өчен чикләвекләрнең барлык төрләрен – әстерхан чикләвеге, бадәм, кешью, пекан, фундук, арахис чикләвекләрен атнага ике тапкыр берәр уч ашарга кирәк, дигән фикергә килгән галимнәр.
Комментарийлар