16+

Премияләрне Путин үзе тапшырачак

20 мартта Россия милләте бердәмлеген ныгыту өчен премиягә гаризалар кабул ителә башлады. Гаризаларны Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Президент советы кабул итә. Июль башында президиум кандидатларны карап, гаризаларын фәнни оешмаларга экспертизага җибәрәчәк.

Милләт бердәмлеген ныгыту премиясе 2016 елда булдырылды. Премиягә милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә үзләреннән зур өлеш керткән кешеләр дәгъва кыла ала. Аны Россия Президенты Владимир Путин 4 ноябрьдә - Халыклар бердәмлеге көнендә тапшырачак. 2,5 млн сум күләмендәге премиядән тыш, диплом, почет билгесе тапшырылачак. 2016 елда әлеге премиягә Дагестан Дәүләт Советы Рәисе Магомедал Магомедов ия булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading