16+

Путин «Сириус» мәгариф үзәгендә укучылар белән очрашты

Россия Президенты Владимир Путин Сочида «Сириус» сәләтле балалар өчен ачылган мәгариф үзәгендә укучылар белән очрашты. Ул аларның проект эшләре белән танышты, сорауларына җаваплар бирде.

Россия Президенты Владимир Путин Сочида «Сириус» сәләтле балалар өчен ачылган мәгариф үзәгендә укучылар белән очрашты. Ул аларның проект эшләре белән танышты, сорауларына җаваплар бирде.

Президентка укучылар "Киләчәк лабораториясе" - канның лаборатор анализын алу приборын күрсәттеләр. «Лунная оранжерея» проекты турында сөйләделәр. Аның ярдәмендә ай гравитациясе шартларында үсемлекләр үстерү мөмкинлеген тикшергәннәр.

«Сириус» мәгариф үзәге ил башлыгы инициативасы белән 2014 елның декабрендә Олимпиада инфраструктурасы базасында оешкан. Аның максаты - Россия төбәкләреннән җыелган сәләтле балаларга үсәргә ярдәм итү. Анда ай саен 10-17 яшьләрдәге 600 бала бушка белем ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading