16+

Һәркем үз «законы»н яза

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы “Законнарны бергәләшеп язабыз!” (“Пишем законы вместе!”) дигән исем астында парламентның яңа проектын башлап җибәрә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы “Законнарны бергәләшеп язабыз!” (“Пишем законы вместе!”) дигән исем астында парламентның яңа проектын башлап җибәрә.

Яңа закон проекты әзерләү яки гамәлдәге кануннарга үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәре булган кешеләр, язганнарыгыз юридик яктан төгәл формада булмаса да, татар яки рус телендә Дәүләт Советының рәсми сайтына (www.gossov.tatarstan.ru), Фейсбуктагы аккаунтка, “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталары редакцияләренә юллый ала. Үзегезнең сайлау округындагы депутат аша да тапшырырга мөмкин.

Икътисадны үстерүгә, социаль һәм торак-коммуналь хуҗалык тармакларына, җирле үзидарәгә, яшьләр сәясәтенә, дарулар белән тәэмин итүгә һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы фикерләр кабул ителә. Иң мөһиме – алар республикада тормыш сыйфатын тагын да яхшыртуга эшләсен.

Кискен мәсьәләләр бергәләшеп күтәреләчәк, аларны гамәлдәге законнар кысаларында ничек хәл итеп булу юллары өйрәнеләчәк, законга үзгәрешләр кертеләчәк яки яңасы кабул ителәчәк. Дәүләт Советы федераль кануннарга үзгәрешләр кертү башлангычы белән дә чыгарга мөмкин. Тәкъдимнәр белән проектның әйдаманы – Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент комитетлары депутатлары, эксперт советы әгъзалары һәм хокук идарәсе юристлары танышачак. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading