16+

Россия футболы Кыш Бабай кулына калган?!

2018 елда Россиягә Футбол буенча дөнья чемпионаты килү сәбәпле, Кыш Бабай да футбол белән кызыксына башлаган. Великий Устюгта яшәүче әкият персонажын футбол карарга җанатарлар үзе чакырган.

Шулай итеп, Кыш Бабай җәй көне булуга карамастан, 11 шәһәрдә барган һәр футбол ярышын стадионнан күзәтеп барачак. Ул Казанга да киләчәк!

- Кыш Бабай - бөтен ил өчен әкияти герой. Аның җан атуы, чемпионат нәтиҗәсенә йогынты ясарга тиеш, - ди Вологда өлкәсе губернаторы Олег Кувшинников.

Бу хәбәрне ишеткәч, күңелдә шом уяна: Кыш Бабай ук чакырырлык булгач, Россия җыелмасы шулкадәр начар хәлдә микәнни?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading