16+

Россиядә быелның гыйнвар-май айларында туучылар саны да, үлүчеләр саны да кимегән

Россия халкы быелның гыйнвар-май айларында 31,1 мең кешегә кимеп, 1 июньгә 146,8 млн. кешене тәшкил иткән, дип хәбәр итә Татар-информ, Росстатка сылтама ясап.

Россия халкы быелның гыйнвар-май айларында 31,1 мең кешегә кимеп, 1 июньгә 146,8 млн. кешене тәшкил иткән, дип хәбәр итә Татар-информ, Росстатка сылтама ясап.

Ә туучылар саны исә шушы кышкы-язгы чорда 679,2 меңгә кадәр кимегән. Узган елда бу вакыт аралыгында илдә 762,5 мең сабый дөньяга килгән. Шулай ук үлүчеләр саны да, 2016 елның гыйнвар-май айлары белән чагыштырганда (804 мең кеше), кимрәк - 791 мең россияле.

Шулай итеп, быелның гыйнвар-май айларында халыкның 111,8 мең кешегә табигый кимүе күзәтелгән. Әмма миграцион артым халык саны кимүен 72,2 процентка компенсацияләгән.

Тулаем ил буенча алганда, 2017 елның гыйнвар-май айларында үлүчеләр саны туучылар санын 1,2 тапкырга артып киткән. Россиянең 28 субъектында әлеге күрсәткеч 1,5-2,0 тапкырга кадәр үскән.

Халыкның табигый артуы быелның кыш-яз айларында 21 субъектта теркәлгән, ә узган елда ул 33 субъектта булган.

Миграция үсеше быелның 5 аенда 80,7 мең кешене тәшкил иткән (узган ел - 115,6 мең мигрант).

Ил халкы 2016 елда 267,3 меңгә, 2015 елда - 277,4 мең кешегә арткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading