16+

Россиядә курорт җыемы күләмен 100 сумнан 50 сумга кадәр киметергә җыеналар

Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар буенча комитет башлыгы Андрей Макаров Россиянең 4 төбәгендә эксперимент рәвешендә керетелергә ниятләнүче курорт җыемын 100 сумнан 50 сумга кадәр киметү буенча чыгыш ясаган. Бу хакта Татар-информ INTERFAX.RUга сылтама белән хәбәр итә.

"Без беренче елны 50 сум күләме белән чикләнергә һәм законда беренче елны 50 сумнан арттырмаска дип билгеләргә тәкъдим иткән коллегалар белән килешергә тәкъдим итәбез", - дигән А.Макаров дүшәмбе көнне Дәүләт Думасында әлеге закон проектын икенче укылышка әзерләп бетерү буенча парламент тыңлауларында.

Комитет башлыгы шулай ук экспериментның беренче елында Россия төбәкләрендә курорт җыемының 70 проценты муниципаль бюджетка, 30 проценты - төбәкләргә күчерергә тәкъдим иткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading