16+

Рөстәм Миңнеханов Казанда чүп яндыру заводы төзүгә карата үз фикерен әйтте

Бүген Татарстан Президентының Экология дәресендә катнашуын хәбәр иткән идек.

Рөстәм Миңнеханов Казанда чүп яндыру заводы төзүгә карата үз фикерен әйтте

Бүген Татарстан Президентының Экология дәресендә катнашуын хәбәр иткән идек.

Казанның 3нче гимназиясендә аңа "Мәктәп экопатруле" программасын тәкъдим иттеләр. "Экошәһәр" проекты белән дә таныштырдылар. Экология проблемасына Рөстәм Миңнеханов зур игътибар бирә. Бу проектларның Татарстан өчен мөһим икәнлеген ассызыклый. "Безне әйләндереп алган мохит тиешле таләпләргә җавап бирми икән, медицина да, спорт та ярдәм итә алмый. Бу мәсьәләне кечкенәдән, мәктәп бусагасыннан ук истә тотарга кирәк",- ди Президент. Үз чыгышында ул Казанда төзелергә тиешле чүп- чар яндыру заводына карата да фикерен җиткергән.

- Хәзер Казанда чүп- чар яндыру заводы төзү буенча фикер алышулар бара. Аны һаваны пычратачак объект димәкче булалар. Әмма, без киресенчә, барлык калдыкларны эшкәртә торган заманча завод төзергә теләгәндә, бу ничек алай булсын? Без Россия делегациясе составында Токиога бардык. Анда 21 чүп-чар яндыру заводы эшли. Читтә дә түгел, шәһәр үзәгендә. Һавага бүленеп чыга торган зарарлы матдәләр дә юк",- диде Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading