16+

Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан осталарының әсәрләре Россия һәм халыкара кино фестивальләрендә уңышлы катнаша"

Кичә Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында XIII Халыкара мөселман киносы фестивале ачылу тантанасы узды.

Кичә Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында XIII Халыкара мөселман киносы фестивале ачылу тантанасы узды.

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

«Казан кабат дөнья мәдәнияте һәм рухи традицияләр кисешкән үзәккә, профессионаллар һәм кино яратучыларны җыючы ноктага әверелде», - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында.

Аның белдерүенчә, мөселман киносы фестивале елдан-ел тамашачының күңелен яулый һәм илнең, дөньяның киносәнгатендә абруйлы бәйге буларак ныгый бара.

«Шунысы сөендерә: элек фестивальдә катнашкан төрле илләрнең кинематографистлары үзләренең яңа фильмнарын тәкъдим итү өчен кабат Казанга килә. Татарстан осталарының әсәрләре Россия һәм халыкара кино фестивальләрендә уңышлы катнаша. Ә республика халкы түземсезлек белән фестивальне көтә», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

«Казан халыкара мөселман киносы фестивален озын иҗади гомер көтүенә ышанам», - диде Татарстан Президенты.

Мөселман киносы фестивале Казанда 5-11 сентябрьдә узачак. Ул 2005 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм Россиянең иң эре кино фестивальләреннән санала.

2017 елның конкурс программасында 27 илдән 60 фильм катнашачак.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading