16+

Сак булыгыз: яңача алдалыйлар

Соңгы арада интернетта СНИЛС (шәхси лицевой счетның иминият номеры) ярдәмендә яки паспорт номерларын сорап, «шәхси пенсия фондлары исәп счетыгызга күчергән акчаларны тикшереп карагыз» дигән тәкъдим белән мөрәҗәгать итүче сайтлар артты, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат үзәге. Белгечләр, әйтүенчә, бу – алдалауның яңа төре, бу очракта сак булу сорала.

Алдалау схемасы гади: кеше СНИЛС яки паспорт номерын күрсәтә, сайтта, имеш, шәхси пенсия фонды сезгә күчерергә теләгән сумма язылып чыга. Гадәттә, бу 100 мең сум тирәсе акча. Аннары, әлеге акчаларны кеше үз исәп счетына күчерә алсын өчен, билгеле бер суммада акча түләргә кушалар. Белгечләр мондый сайтларга юлыксагыз, үзегез турында мәгълүмат язмаска, барлык үзгәреш, яңалыкларны пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетыгыздан күзәтеп барырга киңәш итәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading