16+

Сайлау: акчамы, социаль пакетмы?

Билгеле булганча, федераль ташламага ия кешеләр махсус программа нигезендә бушлай дарулар белән тәэмин ителә. Бу даруларны алыргамы, әллә алар урынына акча сайларгамы икәнен һәркем үзе хәл итә. 1 октябрьгә кадәр үзеңә отышлы варинтны сайларга кирәк. Бүген Татарстанда шундый федераль ташламага ия 342607 кеше исәпләнә. 114902 татарстанлы бушлай дарулар алырга карар...

Билгеле булганча, федераль ташламага ия кешеләр махсус программа нигезендә бушлай дарулар белән тәэмин ителә. Бу даруларны алыргамы, әллә алар урынына акча сайларгамы икәнен һәркем үзе хәл итә.

1 октябрьгә кадәр үзеңә отышлы варинтны сайларга кирәк. Бүген Татарстанда шундый федераль ташламага ия 342607 кеше исәпләнә. 114902 татарстанлы бушлай дарулар алырга карар кылган.

Социаль пакет нигезендә бирелә торган ташламаларның бер өлеше тиешле дарулар алу, бушлай юлда йөрүне тәэмин итү, шифаханәләргә юллама юнәтү өчен каралган. Пакетны акчага әйләндерсәң, 807 сум 94 тиен килеп чыга. Күпләр бу акчага кызыгып, ташламалы пакеттан баш тарта. Ләкин авырып киткәч, үкенә. Онкология, шикәр диабеты, башка көтелмәгән авырулар вакытында тотылган чыгымнар бу акчалардан бик күпкә артыграк булуын да онытмаска кирәк. Шунысы да бар, социаль пакетны алу- алмавыңны елга бары бер генә тапкыр - 1 октябрьгә кадәр генә сайлау мөмкинлеге тудырылган.

Белеп тор!

Социаль хезмәтләрдән файдаланырга теләгән кешеләр быелның 1 октябренә кадәр теркәлү урыны буенча Пенсия бүлегенә барып, гариза тапшырырга тиеш. 2016 елда бушлай дарулар алучыларга кабат гариза язып тормаса да була. Федераль бюджет ярдәмендә тиешле дарулар белән тәэмин итү программасы 2005 елдан бирле эшли. Аннан Бөек Ватан сугышы ветераннары, барлык группа инвалидлар, физик яктан мөмкинлеге чикләнгән балалар, блокадада катнашучылар файдалана ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading