16+

Шәүкәт Биктимеров истәлегенә багышланган “Әлмәндәр оныклары” фестивале башлана

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында "Әлмәндәр оныклары" фестивале 16 - 17 февральдә уза.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында "Әлмәндәр оныклары" фестивале 16 - 17 февральдә уза.

Ул Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды, Мәдәният министрлыгы, Фән һәм мәгариф министрлыгы, Камал, Тинчурин, Кариев, Качалов театрлары ярдәме белән оештырыла. Ул СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров истәлегенә багышлана.

- Киләсе елда Шәүкәт Биктимеровның тууына 90 ел тула. Ә яшьләр аны беләләрме? Театр өлкәсендә нинди ачышлар бар? Фестивальнең төп максаты милли драматургияне пропагандалау, балаларны милли театрга тарту, яшь тамашачыда зәвык тәрбияләү, сәләтле балаларны ачу. Узган ел 66 коллектив катнашты. Балаларга 6-7 яшьтә үзләрен артист итеп тою зур бәхет, - дип сөйли институт профессоры Рафаэль Вәлиев.

Педагог Илсөяр Шиһапова әйтүенчә, фестивальне оештыру идеясе театр факультеты деканы Руфинә Таҗетдинованыкы. Биредә сан түгел, эчтәлек мөһим. Балаларның талантлыларын күреп киләчәктә аларны институтка укырга чакырырга мөмкин була. Үзешчән сәнгать ул профессиональ сәнгатьнең нигезе.

Безнең хөкүмәтебезнең театрларга карата игътибары арта бара. Яшьләрне театрга тарту үзе мактауга лаек. Шәүкәт Биктимеровның якты иҗаты онытылмасын иде, - ди Мәдәният министрлыгы белгече Аида Мозаффарова.

"Мәйдан" каналы режиссеры Эдуард Үтәгәнов фестивальдә жюри әгъзасы.

- Узган ел мин "Сәнгатьле сөйләм" төрендә балаларга бәя бирдем. Алар миндә матур тәэсирләр калдырды, чөнки хәзерге балалар әдәбиятка, шигърияткә бик үк тартылмый. Балаларда мәхәббәт уяту - безнең максат, - ди ул.

Фестивальнең жюри рәисе - Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

https://t.me/shahri_kazan

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading