16+

Синоптиклар бозлы яңгыр, буран һәм көчле җил булуы турында кисәтә

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр турында шторм кисәтүе игълан итте.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр турында шторм кисәтүе игълан итте.

Республика территориясендә һава торышы бозылу 4 февраль көнне кич, 5 февральдә төнлә һәм көндез күзәтеләчәк.

Актив фронталь чикләр керү сәбәпле, көчле кар, җепшек кар, бозлы яңгыр һәм яңгыр яву көтелә. Урыны белән бозлавык һәм томан булачак.

Буран булуы, юлларда күрүчәнлекнең 500 метрга кадәр начарлануы фаразлана, шулай ук көньяктан, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил булачак, урыны белән 25 метрга кадәр кискенәергә мөмкин.

Юлларда кар көртләре һәм көчле бозлавык булачак. Синоптиклар бина түбәләреннән кар ишелеп төшү куркынычы турында да кисәтә.


Татар-информ


 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading