16+

«Собачье сердце» фильмында уйнаган актер Владимир Толоконников вафат булды

Владимир Бортконың «Собачье сердце» әсәрендә Полиграф Шариков ролен уйнаган актер Владимир Толоконников 74 яшендә вафат булган. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

Владимир Бортконың «Собачье сердце» әсәрендә Полиграф Шариков ролен уйнаган актер Владимир Толоконников 74 яшендә вафат булган. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.


«Алдагы көнне ул үзен яхшы хис иткән. "СуперБобровы-2" киносында төшкән. Ә шимбә йөрәге туктаган. Менә шундый зур кайгы», - дип сөйли актерның гаилә дуслары.

Толоконниковны Мәскәүдәге Троекуров зиратында җирләячәкләр. Җеназа Сретен монастырендә узачак.

Владимир Толоконников 1943 елның 25 июнендә Казакъ Совет Социалистик Республикасының Алма-Ата шәһәрендә туган. Совет һәм казак театр һәм кино актеры, Казакъ Совет Социалистик Республикасының атказанган артисты. Соңгы елларда «Мы из джаза 2» (2013), «Смешанные чувства» (2014), «СуперБобровы» (2015), «Бабушка легкого поведения» (2016) фильмнарында төшкән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading