16+

Соңрак башланса да, вакытында төгәлләргә кирәк

Рөстәм Миңнеханов кыр эшләре белән танышуын дәвам итә. Бу юлы ул Әлки районындагы язгы чәчү эшләре белән танышып кйтты.

Рөстәм Миңнеханов кыр эшләре белән танышуын дәвам итә. Бу юлы ул Әлки районындагы язгы чәчү эшләре белән танышып кйтты.

Әлкинең "Хузангай" авыл хуҗалыгы кооперативында үсемлек мае җитештерү цехын һәм терлек чалу пунктын да карады.Шул ук көнне Татарстан лидеры Чистай, Алексеевкта да булды. Чистайлылар "Чистай" индустриаль паркына инвесторлар җәлеп итү белән мәшгуль икән. Озакламый парк территориясендә кош ите эшкәртү заводы ачарга да ниятлиләр. Чистайда Рөстәм Миңнеханов Яуширмә авылында 100 балага исәпләнгән мәктәпне капиталь ремонтлау эшләре белән танышты. Мәктәпнең бер ягында 20 урынлык балалар бакчасы да булачак икән. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, язгы кыр эшләрен уңышлы һәм үз вакытында тәмамлау - республика өчен төп бурыч.

- Быел без эшләрне соңрак башладык. Әмма шуңа да карамастан, чәчү кампаниясен срогында төгәлләргә кирәк, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading