16+

Табиблар турында уникаль китап дөнья күрде

"Әлеге китапта уңышка ирешү серләре бар. Һәм моны укудан арымассыз дип ышанам. Бу - үзебезнең Татарстаннан чыккан яхшы әдәбият".

"Әлеге китапта уңышка ирешү серләре бар. Һәм моны укудан арымассыз дип ышанам. Бу - үзебезнең Татарстаннан чыккан яхшы әдәбият".

"Татарстанның искиткеч табиблары тормышы" китабын презентацияләүдә "Здоровье нации" журналының баш мөхәррире Елена Степанова хезмәткә әнә шундый бәяләмә бирде. Ә китап чыннан да уникаль һәм кызыклы. Андагы һәр герой оештыручы, белгеч һәм галим буларак кына түгел, ә профессиядә үсәргә булышкан кешелек кыйммәтләре белән дә ачыла. Аларның тормыш юллары, ягъни биографияләре генә түгел, ә гаиләләре, дуслары, мавыгулары турында да рәхәтләнеп, яратып укырлык материал тупланган.

Китапның барлыкка килү тарихы болайрак: алты ел элек чыга башлаган "Healthy Nation" журналында Татарстан табибларының тормышларын чагылдырган "Хәтер" рубрикасы барлыкка килә. Соңрак, ягъни быелның июнь аенда менә шундагы иң кызыклы материаллар тупланмасыннан китап басыла да инде.

- Сәламәтлек саклау системасы өчен мондый китапның чыгуы зур вакыйгаларның берсе дип саныйм. Биредә әле күптән түгел генә безнең белән бергә эшләп, хәзер бакыйлыккка күчкән замандашларыбыз турында язабыз. Китапта ниндидер архив документлары гына түгел, ә шушы шәхесләр белән бергә эшләгән кешеләрнең истәлекләре, алар белән аралашудан туган ләззәтле хис-кичерешләр тупланды, - диде журналистлар белән очрашуда Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, Россиянең медик-техник фәннәр академиясе академигы Ростислав Туишев.

Китапта кеше тормышларыннан кала, атамаларын яки тышкы кыяфәтләрен үзгәрткән медицина учреждениеләре турында да мәгълүмат алып булачак.
- Мин бу китапны эшләгәндә бик зур канәгатьлек алдым. Чөнки киң масштабтагы шәхесләргә кагылдым. Алар һәрвакыт нәрсәгәдер омтылган һәм уңышка ирешкән. Хезмәттәшләре, авырулар да аларны чын кешеләр буларак искә ала. Табиб һөнәре шундый инде ул, бертуктаусыз агылган авырулардан арып та китәргә мөмкинсең, әмма әлеге китапны кулга алгач, яңа көч белән эшлисе һәм яшисе килә башлый, - диде китап авторы Валерий Мирошников.

"Татарстанның искиткеч табиблары тормышы" китабы авторы әйтүенчә, киләчәктә бу хезмәт татарчага да тәрҗемә ителәчәк. Моннан тыш, аның икенче һәм өченче томнары да дөнья күрер дип планлаштырыла. Өч томда барлыгы ундүрт шәхеснең тормышы турында язылачак. Ә әлегә 500 данә тираж белән чыккан китапны "Медицина китабы" кибетләреннән (Бутлеров урамындагы 31 нче һәм 36 нчы йортлары), шулай ук "Саадат" (Мөштәри урамы, 30 нчы йорт) антиквар салоныннан сатып алырга мөмкин.

Китапны презентацияләүчеләр аны медицина уку йортлары студентлары, табиблар гына түгел, ә теләсә нинди һөнәр иясенә укырга киңәш итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading