16+

"Тапшырылмаган хатлар" районнарда күрсәтелә башлый

Гадел Кутуй әсәренә нигезләнеп төшерелгән «Тапшырылмаган хатлар» нәфис фильмы март аеннан шәһәр һәм район кинотеатрларында прокатка чыгачак. «Яңа Гасыр» каналында аның премьерасы декабрь аенда булган иде.

Гадел Кутуй әсәренә нигезләнеп төшерелгән «Тапшырылмаган хатлар» нәфис фильмы март аеннан шәһәр һәм район кинотеатрларында прокатка чыгачак. «Яңа Гасыр» каналында аның премьерасы декабрь аенда булган иде.

Фильмны Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Буа, Лениногорск, Нурлат, Питрәч, Сарман, Спас һәм Ютазы район үзәкләрендә һәм авылларында күрсәтү планлаштырыла. Әйтик, Буа районында графикка 12 авыл кергән.
Исегезгә төшерәбез, Гадел Кутуй «Тапшырылмаган хатлар»ны 1935 елда иҗат иткән. Әсәрдә 1920 елгы вакыйгалар сурәтләнә. Фильм исә бүгенге көнгә яраклаштырып төшерелгән. Фильмның продюсеры Фәрит Галиев сүзләренчә, фильмда күрсәтелгән проблемалар безнең көннәрдә дә бик актуаль. Рольләрдә Гүзәл Сибгатуллина, Ришат Әхмәдуллин, Айдар Сөләйманов, Фирая Әкбәрова, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Фәнис Җиһаншин һәм башкалар уйный.

Сценарий авторы Дан Дамаскин һәм аның тормыш иптәше, фильмның тавыш режиссеры Илсөяр Дамаскин - илкүләм билгеле проектлар әзерләгән кешеләр.
Фильмны куючы-режиссер Рөстәм Рәшитов, куючы-операторлар Фәрит Галиев һәм Денис Гусев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading