16+

Татар теле – бай, әмма терминнарга "кытлык" үзен нык сиздерә

Бүгенге көндә татар дөньясы кайсы өлкәгә караган терминнарга кытлык кичерә? Терминология өлкәсендә соңгы елларда нинди эшләр башкарыла? Туган тел көне уңаеннан "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендәге сөйләшүдә сүз нигездә шул хакта барды.

Бүгенге көндә татар дөньясы кайсы өлкәгә караган терминнарга кытлык кичерә? Терминология өлкәсендә соңгы елларда нинди эшләр башкарыла? Туган тел көне уңаеннан "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендәге сөйләшүдә сүз нигездә шул хакта барды.

- Татар телендәге терминологиянең төп проблемасы, телебезнең табигый закончалыгына туры килгән, шушы нигездә үскән һәм килеп чыгышы ягыннан төрки-татар тамырлы терминнарның аз булуы. Ясалмалылык килеп керү табигыйлекне җимерә, чөнки без бүген Европадан һәм рус теленнән терминнар алу белән мавыгабыз,- дип сөйләшүне башлап җибәрде Казан дәүләт университетының татар теле белеме кафедрасы җитәкчесе Гөлшат Галиуллина.

Гыйлем.татар порталының баш мөхәррире Айдар Шәйхин исә Гөлшат Галиуллинаның: «Телебезгә нигезләнеп барлыкка килгән терминнар аз»,- диюенә үзенчә җавап бирергә тырышты. Аның фикеренчә, төп проблема - татар телендә фәнни хезмәтләр язылмавыннан килә. «Иң мөһиме алтын урталыкны югалтмау. Укучыларыбызның терминнарның татарча булуына әзер булмавы да бар. Без аларны акрынлап ияләштерергә тиешбез",- диде ул. Христиан һәм мөселман дини терминнары мисалында терминнарның бер өлкәдән икенчесенә күчү мөмкинлегенә дә тукталып үтте Айдар Шәйхин.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты доценты, университетының татар телендә укыту буенча методик кабинет мөдире Рәшит Шакирҗанов сүзне моннан 25 ел элек ничек итеп институтта беренчеләрдән булып техник фәннәрне татарча укыта башлаулары, 17 ел дәвамында чыккан "Тел һәм фән" журналында терминнарнының чарлана, шомара баруына тукталды. Нефть тармагына караган, төзелеш (һ.б.) терминнары тупланган сүзлекләр чыгу да бу өлкәдә күзгә күренгән җитди эшләр буларак атады ул.

- Бүген бездә сүзлек төзү ниндидер бер уенга әйләнде. Һәрбер кеше бер юнәлешне ала да, сүзлек төзи һәм каяндыр акча юллап табып бастырып чыгара. Әмма бу ул үзе теләгәнчә генә килеп чыга. Кулланыш хакында уйламыйлар Ә бит бу бик җитди мәсьәлә, - ди Рәшит әфәнде.

Халыкара терминга яраклаштык дип кенә булмый. Рус телендәге терминны татарчага биреп бетереп, мәгънәне ачыклап бетереп булмый, үзенчәлекләр югала, дигән фикердә ул.

- Әйтик, Поляр йолдыз дип кенә атыйбыз икән, монда без бөтенесен дә әйтеп бетерә дә алмыйбыз. Ә "Тимер казык" дисәк, бу инде аның какан казык сыман гел бер урында гына булуына да ишәрә. Бу атамада генетик хәтер тупланып калган. Иң мөһиме боларны белү генә аз, аларны киләчәк буыннарга җиткерү зарур, - ди Рәшит Шакирҗанов.

Матбугат киңәшмәсендә катнашкан Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы фәнни-техник документация бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Җәлил Мотыйгуллин бераз тынычланырга урын калдырып, "Галимнәр өчен көндәлек эш булган әйберне проблема итмик. Әгәр дә проблема бар икән аны бергәләшеп чишик. Монда массакүләм мәгълүмат чараларының роле зур. Әгәр сез булмаган проблеманы проблема дип бирсәгез, ул халыкта борчу тудырачак",- диюе проблемадан качу өчен генә әйтелмәде билгеле. Кайда проблема бар, кайда юк икәнне ул үзе дә яхшы белә.

Нинди дә булса сүзне, әйдәгез, русча гына калдырыйк дип әйтү - бу әле проблема түгел. Татар теленә тәрҗемәне бетерик дию - менә монысы проблема. Тәрҗемә итү - ул байлык. Әгәр әлеге байлыктан баш тартабыз икән, монысы беткә үч итеп тунны утка ягу булачак. Гомуми белем бирү программаларарын тормышка ашыра барып, теләсә нинди фәнне үз телебездә, теләсә нинди терминнарны кулланып укыта алабыз, - диде Җәлил Мотыйгуллин.

Сөйләшүдә катнашучылар терминологиягә төрле яклап килделәр. Шуңа да Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге җитәкчесе Айнур Тимерханов, мондый сөйләшүне кварталга бер уздырып торырга киңәш итәр идем дип юкка гына әйтмәде инде. Ул үзе дә проблеманы төрле аспекттан (дәүләт, галимнәр, кулланыш) чыгып карады.

Әгәр дә тел кулланышта, әгәр дә ул җанлы организм икән, анда һәрдаим үзгәрешләр булып торачак, бу табигый, дигән фикердә ул.



«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading