16+

Татарча язмаган өчен штраф?!

Татарстанда элмә такталар ике дәүләт телендә - татарча һәм русча язылмый икән, моның өчен штраф кертергә җыеналар. «ТР Дәүләт телләре һәм башка телләр турында»гы законның элмә такталарга кагылышлы өлеше үтәлмәгән өчен җәзаны катгыйландыруны сорап, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Дәүләт Советына закон проекты тәкъдим иткән. Закон 1992 елда...

Татарстанда элмә такталар ике дәүләт телендә - татарча һәм русча язылмый икән, моның өчен штраф кертергә җыеналар. «ТР Дәүләт телләре һәм башка телләр турында»гы законның элмә такталарга кагылышлы өлеше үтәлмәгән өчен җәзаны катгыйландыруны сорап, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Дәүләт Советына закон проекты тәкъдим иткән. Закон 1992 елда...

Татарстанда элмә такталар ике дәүләт телендә - татарча һәм русча язылмый икән, моның өчен штраф кертергә җыеналар. «ТР Дәүләт телләре һәм башка телләр турында»гы законның элмә такталарга кагылышлы өлеше үтәлмәгән өчен җәзаны катгыйландыруны сорап, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Дәүләт Советына закон проекты тәкъдим иткән.
Закон 1992 елда ук кабул ителгән. Аның элмә такталарга кагылышлы өлешен бозган өчен административ җаваплылыкка тарту каралган. Татар телендә элмә такта булмаган өчен дәүләт хакимияте, җирле үзидарә оешмаларына, ширкәтләргә 500 сумнан 1000 сумга кадәр штраф яный, әмма закон тулы көченә эшләп китә алмаган. Ә менә Башкортстан, Бурятия һәм Саха республикаларында андый канун гамәлгә уңышлы гына ашырыла икән.
Разил Вәлиев, Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:
- Бу зур яңалык түгел анысы, әмма бу үзгәрешләргә бик уңай карыйм. Элмә такталар, географик атамалар, юл күрсәткечләренең ике телдә язылырга тиешлеге хакындагы маддә законда күптәннән бар. Тик аны бозган өчен административ җаваплылыкка тарту каралса да, протоколны кем тутырырга тиешлеге ачыкланмый кала бирде. Законны гамәлгә кертү механизмы эшләнеп бетмәгән иде. Административ закон буенча, әлеге кагыйдәне бозган өчен, 500дән 1000 сумга кадәр штраф каралган. Тик мин бу сумма белән килешмим. Штраф суммасын арттыруны сорап, законга үзгәрешләр тәкъдим итәргә җыенам. Протокол тутыруны район, шәһәр хакимиятенә йөкләргә уйлыйлар.
Конфедерацияләр Кубогы матчлары уңаеннан, «Казан-Арена» стадионы янында парк эшли. Анда йөзләгән элмә такта куелган, тик берсе дә татар телендә түгел, рус һәм инглиз телләрендә язылган. Югыйсә, уеннарны карарга килгән җанатарлар арасында чит ил татарлары да күп. Татарстанда - татарларның башкаласында - алар туган телдә элмә такталар күрергә телиләр. Закон тулы көченә эшли башлагач, хәл уңай якка үзгәрер дип уйлыйбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading