16+

Татарстан Дәүләт Советында Татфондбанк белән бәйле вазгыять буенча сораулар биреп, аңлатмалар алу мөмкинлеге булачак

Татарстан Дәүләт Советының 26нчы утырышы 21 мартта үтәчәк. Әлеге карар бүген республика парламенты президиумы утырышында кабул ителде.

Татарстан Дәүләт Советының 26нчы утырышы 21 мартта үтәчәк. Әлеге карар бүген республика парламенты президиумы утырышында кабул ителде.

Татарстан Дәүләт Советы сәркатибе Лилия Маврина хәбәр итүенчә, көн тәртибендәге төп мәсьәлә - Татарстан башкарма хакимият органнарының 2016 ел эшчәнлеге хисабы.

«Хисапта, һичшиксез, Татфондбанк темасы да булачак. Татарстан Дәүләт Советыннан әлеге проблемалы банкларның авыр хәле турында Хөкүмәткә сораулар да җибәрелгән иде. Сораулар биреп, аңлатмалар алу мөмкинлеге булачак», - дип белдерде республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин.

«Шул исәптән, Петров паркында үткәрелгән пикеттан кертемчеләрдән депутатларга язма рәвештә мөрәҗәгать керде. Мәгълүматлар тәкъдим ителгәч, аларга төгәл җавап бирербез дип уйлыйм , - дип өстәде ул. - Бу мәсьәләне әйләнеп узып булмый. Президентның, Премьер-министрның, Икътисад министрлыгының, юридик ярдәм күрсәтү комиссиясенең көндәлек бурычы бу.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading