16+

Татарстан фаҗигасы кабалана: гаиләләре белән 30га якын кешене ашаучылар кулга алынган (ВИДЕО)

Краснодар краенда 1999 елдан бирле кешеләрне урлап, үтереп һәм корбаннарын ашап яшәүче гаилә кулга алынганлыгы турында хәбәр итә Лайф.

Краснодар краенда 1999 елдан бирле кешеләрне урлап, үтереп һәм корбаннарын ашап яшәүче гаилә кулга алынганлыгы турында хәбәр итә Лайф.

Полиция хезмәткәрләре кеше ашаучы гаиләнең җиде кешене үтерүдә гаепле икәнлекләрен инде ачыклаган. Фаразлар буенча, әлеге каннибаллар кимендә 30 кешенең гомерен өзгән булырга мөмкин.
Үтерелгән кешеләрнең калдыклары табылмаган. Әмма аларның телефоннарында сәер фотолар булуы ачыкланган. Анда ир белән хатын кеше гәүдәсенең төрле өлешләре белән фотога төшкәннәр.

Совет чорында Татарстанда да кеше ашаучылар яшәде. Алексей Суклетинның бергә гомер итүче Мәдинә Шакирова белән алты хатын кызны һәм бер 11 яшьлек кызны үтереп ашаганлыгы ачыкланган иде.

Суклетин Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә каравылчы йортына үзенең корбаннарын алып кереп аларны үтерә тоган булган. Алар 1987 елда кулга алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading