16+

Татарстан хаҗилары Гомрә хаҗы кылды

Кичә Татарстан хаҗилары Гомрә кылдылар. Бу кече хаҗ Мәккә шәһәрендә Әл-Хәрәм мәчетендә булу, билгеле бер кагыйдәләр буенча Кәгъбә тирәли әйләнү, Сафа һәм Мәрвә тавы арасындагы юлны узудан гыйбарәт.

Кичә Татарстан хаҗилары Гомрә кылдылар. Бу кече хаҗ Мәккә шәһәрендә Әл-Хәрәм мәчетендә булу, билгеле бер кагыйдәләр буенча Кәгъбә тирәли әйләнү, Сафа һәм Мәрвә тавы арасындагы юлны узудан гыйбарәт.

Согуд Гәрабстанына китәсе 1700 хаҗиның бүген 1528е изге җирләргә барып җиткән. Татарстанның соңгы 172 хаҗие Казаннан иртәгә 23 августта очачак.

Гомрәдән соң хаҗилар чәчләрен алдыра һәм ихрамнан чыга - гади кием кия. Әлеге атна дәвамында хаҗилар ял итәчәк һәм Мина үзәнлегенә күчүгә әзерләнәчәк. 30 августта хаҗның төп йолалары - Гарәфә тавында тору, таш ату һәм корбан чалу башлана. 29 августта барлык хаҗилар Минадагы палаткалы шәһәрчеккә күченәчәк.

Быел Мәккәгә бөтен дөньядан рекордлы санда хаҗи килүе көтелә. 2016 елда изге җирләргә 1,8 миллион мөселман килгән булса, быел аларның саны 3,5 миллион булачак.

Согуд Гәрабстанында хәзер 40 градустан да югары эсселек саклана. Шуңа күрә хаҗны оештыруга быел аеруча игътибар биргәннәр. Төркемнәрне тәҗрибәле имамнар җитәкли, алар камил дәрәҗәдә гарәп, татар һәм рус телләрендә сөйләшә. Һәр төркемдә кешеләр саны 48-50дән дә артык түгел. Бу аларның һәрберсе белән шәхси эшләү мөмкинлеген тәэмин итә.

"Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәтенең Хаҗ" оешмасының генераль директоры Ранис Вахитов белдерүенчә, хаҗның төп өстенлеге булып аның хәнәфи мәзхәбе буенча оештырылуы тора. Бу мәзхәб буенча эшләүче Татарстан операторы Россиядә бердәнбер санала. Тагын бер мөһим ягы - хаҗ вакытында татар телле мохит булдырылган: вәгазьләр, фарыз йолаларда озатып йөрү, лекцияләр, методик әдәбият, табибларның эше татар телендә башкарыла.

Хаҗга өч төрле программа буенча барып була: «эконом-катнаш» - Казаннан Дубайга самолетта очу, аннан соң Мәккәгә автобус белән бару һәм «эконом-авиа» программасына Казаннан, Истамбулда күчеп утырып, Җиддәгә очу яки Казаннан Җиддәгә туры рейс каралган.

Хаҗилар Мәккәдә дүрт кунакханәдә урнаштырылган. Уммаль Кура урамында урнашкан «Азахир» отелендә "стандарт" программасы буенча килгән 360 хаҗи яши.

Биредә аларга ике тапкыр ашату каралган, кондиционер һәм суыткычлы бүлмәләр белән тәэмин ителгәннәр, отельдән Хәрәм мәчетенә кадәр тәүлек буе эшләүче трансфер оештырылган, дип яза Татар-информ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading