16+

Татарстан халыклары съездында 700дән артык делегат катнашачак

2017 елның 22 апрелендә узачак әлеге зур масштабтагы форумга әзерлек тулы көченә бара.

2017 елның 22 апрелендә узачак әлеге зур масштабтагы форумга әзерлек тулы көченә бара.

Татарстан халыклары съездында территорияләрдән һәм милли-мәдәни оешмалардан барлыгы 730 делегат катнашачак. Моннан тыш Россия регионнарыннан, шулай ук ерак һәм якын чит илләрдән кунаклар чакырылачак, дип яза addnt.ru. Татарстан халыклары Съездын республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрәчәк. Дәүләт Советы Рәисе, оештыру комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, съезд республикабызның иҗтимагый-сәяси тормышындагы бик мөһим вакыйга булып тора.

Төп форумны оештырудан тыш, Татарстан халыклары съезды кысаларында бик күп чаралар планлаштырыла. Әйтик, съездга кадәр «Халыклар һәм традицияләр» татар киносы көннәре, «Звонкая капель» республикакүләм балалар фольклор коллективлары фестиваленең гала-концерты, милли әдәбият күргәзмәләре һәм Милли музейда агарту очрашулары, «Рус теленнән тоталь диктант» халыкара мәгариф акциясе, Татар теленнән халыкара олимпиада һәм башкалар узачак. Съезд үткән көнне Татарстанда яшәүче халыклар иҗатының декоратив-гамәли күргәзмәсе, Халыклар дуслыгы йортлары экспозициясе, «Күпмилләтле Татарстан» һәм «Без - Россиянең бер өлеше» фотокүргәзмәләре ачылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading