16+

Татарстан лидеры губернаторларның илкүләм рейтингында позициясен ныгытты

Рөстәм Миңнеханов май-июнь нәтиҗәләре буенча, губернаторларның ил рейтингында беренче төркемдә җиденче баскычны яулады, дип хәбәр итә «Татар-информ». Март-апрель рейтингында республика лидеры сигезенче баскычта иде.

Рейтингны Белгород өлкәсе губернаторы Евгений Савченко җитәкли, икенче баскычта - Ямал-Ненецк автономияле округы башлыгы Дмитрий Кобылкин. Лидерлар өчлеген Мәскәү мэры Сергей Собянин йомгаклый.
Тикшеренү «Рейтинг» мәгълүмат коммуникацияләре үзәге тарафыннан әзерләнгән.
Илкүләм рейтинг нәтиҗәләре читтән торып анкета тутыру, экспертларны читтән торып һәм турыдан-туры сораштыру нәтиҗәсендә ачыкланган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading