16+

"Татарстан" журналы премиясенә роман, повесть, хикәяләр конкурсы башланды

"Татмедиа" Республика агентлыгы һәм "Татарстан" журналы бергәләп «Татарстан» журналы премиясенә конкурс игълан итә.

"Татмедиа" Республика агентлыгы һәм "Татарстан" журналы бергәләп «Татарстан» журналы премиясенә конкурс игълан итә.

Ул Татарстаныбызның матур әдәбиятына зур өлеш кертергә сәләтле әсәрләр һәм аларның авторларын эзләп табу максатыннан уздырыла.

Конкурста моңа кадәр беркайда да басылып чыкмаган роман, повесть, хикәяләр циклы кулъязмасы катнаша ала. Төп шарт: әсәрләр Татарстан турында булырга яки автор Татарстанда яшәргә тиеш.

Кулъязмалар республикабызның ике дәүләт: рус һәм татар телләрендә кабул ителә.
Быелгы ел дәвамында "Татарстан" журналы жюри тарафыннан сайланып алынган әсәрләрне үз битләрендә һәм журнал сайтында protatarstan/ru биреп барачак.
2017 елның декабрендә конкурсның жюри әгъзалары бер рус һәм бер татар телле авторларны җиңүче дип билгели һәм китапларын нәшер итә.

Конкурска катнашучыларга таләпләр:

1. Кулъязманың электрон версиясе булу.
2. Автор турында тулы мәгълүмат: исем-фамиялиясе, атасының исеме, телефоны, адресы).
3. Авторның кыскача биографиясе. (Әсәрдә берничә автор булса, барысыныкы да).
4. Әсәрләр исемлеге.

Бу таләпләрнең берәрсе үтәлмәгән очракта жюри рәисе әлеге әсәрне тикшертми калдырырга да хокуклы.
Конкурсның үткәрү вакыты 2017 елның 19 январеннан 2017 елның 15 декабренә кадәр.
Кулъязмаларны tatarstan@tatmedia.com адресына "Конкурска" дип җибәрергә кирәк.



«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading