16+

Татарстанда 10 яшьлек баланы телефонын зарядкага куйганда ток сугып үтергән

Алексеевск районында 10 яшьлек малайны телефонын зарядкага куйганда ток бәреп үтергән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итте.

Алексеевск районында 10 яшьлек малайны телефонын зарядкага куйганда ток бәреп үтергән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итте.

Бәхетсезлек очрагы 12 июльдә Речное авылыннан ерак түгел палаткалы лагерьда килеп чыккан. Ток бәргән малайны аңсыз хәлдә Алексеевск район хастаханәсенә алып килгәннәр. Баланың сулышы реанимациядә өзелгән.

Ачыкланганча, малай әнисе белән лагерь җитәкчесе янына кунакка килгән булган.

Фаҗига факты буенча беренчел тикшерү үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading