16+

Татарстанда 5 яшьлек сабыйны тәрәзәдән тотып атканнар

Чаллыда биш яшьлек кызны өченче каттан ташлаганнар.

Чаллыда биш яшьлек кызны өченче каттан ташлаганнар.

Бу хәл төнлә булган, дип яза Буа районының "Байрак" газетасы.

Күршеләр әйтүенчә, кызның әбисе “яшь ире” белән еш кына спиртлы эчемлекле мәҗлесләр оештыралар. Алар, ризасызлык белдереп, ишек шакыса, ачмыйлар. Җәй көне оныгы әбисендә еш кунакта була. Бу юлы да әнисе аны әлеге вакыйга буласы көнгә каршы китерә. Кызчыкны әбисе, аның белән яшәүче ир-ат һәм карт әбисе карарга тиеш булалар. Шул төнне күршеләр йорт каршында карда яткан кызны күреп алалар.

Тикшерү баланы әбисе белән яшәүче ир-ат тәрәзәдән ташлаган, дип фаразлый, ул бу хакта күрсәтмәләр дә бирә башлаган.

Иә мөһиме – бала исән калган. Аны йорт янында өелгән кар көртләре коткарган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading