16+

Татарстанда 5,5 меңнән артык тоткын амнистиягә эләккән

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән бәйле рәвештә, Татарстанда 5513 кеше амнистиягә эләкте, дип хәбәр итә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте. Амнистиягә төзәтү һәм тәрбияви колонияләрдә, тикшерү изоляторларында, җинаять-башкару инспекцияләрендә җәзаларын үтәүчеләр, учетта торучы хөкем ителүчеләр, шулай ук республиканың тикшерү изоляторындагы тоткыннар эләккән. "Агымдагы...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән бәйле рәвештә, Татарстанда 5513 кеше амнистиягә эләкте, дип хәбәр итә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Амнистиягә төзәтү һәм тәрбияви колонияләрдә, тикшерү изоляторларында, җинаять-башкару инспекцияләрендә җәзаларын үтәүчеләр, учетта торучы хөкем ителүчеләр, шулай ук республиканың тикшерү изоляторындагы тоткыннар эләккән.

"Агымдагы елның 24 апрелендә Дәүләт Думасы игълан иткән амнистия тәмамланды. Гамәлдәге закон буенча исемлеккә эләгүчеләргә карата ярты ел дәвамында амнистия кулланылган", - дип ассызыклана хәбәрдә.
Татарстанда төрмәләрдән 823 кеше азат ителгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading