16+

Татарстанда 82 балигъ булмаган бала наркотик куллану буенча учетта тора

Бүгенге көндә 9368 кеше табиб-наркологларда учетта тора. Аларның 77 проценты - 20-39, 22 проценты - 40-59 яшьлекләр. Социаль статусларына килгәндә, 68 проценты - эшсез санала, 31 процентының эше бар, калган 1 процентын югары уку йортларында, училищеларда укучылар алып тора. Журналистлар белән очрашуда Республика клиник наркология диспансеры баш табибы урынбасары Резеда...

Бүгенге көндә 9368 кеше табиб-наркологларда учетта тора. Аларның 77 проценты - 20-39, 22 проценты - 40-59 яшьлекләр. Социаль статусларына килгәндә, 68 проценты - эшсез санала, 31 процентының эше бар, калган 1 процентын югары уку йортларында, училищеларда укучылар алып тора. Журналистлар белән очрашуда Республика клиник наркология диспансеры баш табибы урынбасары Резеда...

- Наркотикка бәйлеләргә ярдәм күрсәтү өч этаптан тора. Беренче этап наркотик кулланучыларны ачыклау һәм аларны дәваланырга күндерү. Әлеге эш дини конфессияләр, "Фонд Тимура Исламова", "Новый век", "Профилатика и инициатива" кебек иҗтимагый оешмалар белән алып барыла. Ни өчен дигәндә, наркотик кулланучылар беркайчан да үзләре ярдәм сорап килми. Алар ябык төркем.

Икенче этап - наркотикка бәйлеләрне дәвалау һәм медик-социаль тернәкләндерү. Алар дәүләт наркология учрежденителәрендә һәм тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалана. Соңгы этап ул - социаль тернәкләндерү. Кайбер пациентлар дарулар эчәм дә дәваланам дип уйлый. Наркотикка бәйлелекне алай гына җиңеп булмый. Дарулар белән генә дәвалану җитми, психологик ярдәм дә кирәк. Кеше җәмгыять, гаилә әгъзалары белән кабат аралашырга өйрәнә. Бу этапта безнең бурыч - аны тулы канлы тормышка кайтару. Шул рәвешле республикада наркотикка бәйле булганнарга ярдәм итүнең күп этаплы комплекслы системасы булдырылган. Моның өчен кирәкле инфраструктура булдырылган, белгечләр әзерләнгән. Наркомания һәм алкоголизмның таралуын кисәтә, яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә чакыра торган профилактик чараларның да роле зур, - дип сөйләде ул.

Әңгәмә барышында Резеда Хаева район хастаханәләрендә психиатр-нарколог кабинетлары булуын, анда наркотик куланучы яшүсмерләргә ярдәм күрсәтелүен әйтеп узды. Республика буенча исәпләгәндә, учетта шундый 82 балигъ булмаган бала тора. Башка еллар белән чагыштырганда, аларның саны азаеп бара. Тик шулай да спикер ата-аналарны игътибарлы булырга чакырды.
- Наркотик куллана башлаган баланың укуы начараерга, дәресләрен калдырырга, өйгә соң кайтырга, яшәү рәвешен үзгәртергә мөмкин. Шикле яңа дуслар табыла. Проблеманы өйдә генә хәл итү дөрес түгел. Тиз арада белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 272 33 13 ышаныч телефоны тәүлек буе эшли, - дип кисәтә нарколог.


«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading