16+

Татарстанда азык-төлек продуктларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын арттыру буенча яңа структура эшли башлый

Татарстанда азык-төлек продуктларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын арттыруны тәэмин итү буенча координация советы эшли башлый.

Совет эшенә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кураторлык итәчәк, ә аның урынбасары вазыйфасын сәүдә һәм сәнәгать министры Альберт Кәримов башкарачак, диелә Татарстан премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан 2017 елның 21 ноябрендә имзаланган 896нчы карарда.

Әлеге совет азык-төлек продукциясенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын арттыру буенча чаралар, кешенең сәламәтлеге һәм тормышы өчен зыянлы азык-төлек һәм башка өстәмәләрне ачыклау максатыннан тикшеренүләрнең яңа төрләрен үткәрү, шулай ук азык-төлек продукциясен фальсификацияләү фактларын ачыклау буенча тәкъдимнәр әзерләү белән шөгыльләнәчәк. Яңа структура шулай ук продуктларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә законнарны камилләштерү өчен дә көрәшәчәк.

Фото: omharmonics.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading