16+

Татарстанда бер ир-атны ут төртеп яндырганнар

Чаллыда биш катлы йорт подъездында ир-атны ут төртеп яндырганнар, дип хәбәр иттеләр агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Чаллыда биш катлы йорт подъездында ир-атны ут төртеп яндырганнар, дип хәбәр иттеләр агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

ГЭС бистәсендә урнашкан 3/22нче биш катлы йортның бишенче подъездында көек исе турындагы хәбәр үзәк янгын элемтәсе пунктына 2 декабрь кичендә килеп ирешә. Урынга 72нче янгын-коткару часте янгын сүндерүчеләре, газ һәм электр челтәрләре хезмәте, полицейскийлар һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре юл тота.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр баскыч мәйданчыгында ир-атның янган гәүдәсенә тап булганнар дип яза «Татар-информ».

Янгынның башлангыч сәбәбе – ут төртү.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading