16+

Татарстанда инвалидлар декадасы башлана

Бүгеннән Татарстанда инвалидлар декадасы башлана. Бу ункөнлектә алар игътибар үзәгендә булыр дип көтелә. Һәрхәлдә, социаль характердагы мәсьәләләргә, медицина ярдәме күрсәтүгә басым ясалачак.

Татарстанда инвалидлар декадасы башлана

Бүгеннән Татарстанда инвалидлар декадасы башлана. Бу ункөнлектә алар игътибар үзәгендә булыр дип көтелә. Һәрхәлдә, социаль характердагы мәсьәләләргә, медицина ярдәме күрсәтүгә басым ясалачак.

Әлбәттә, физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләргә игътибар декада уңаеннан гына түгел, гел булырга тиеш. Аларның яшәү шартларын яхшырту буенча дәүләт тарафыннан шактый эшләр башкарыла. «Уңайлы мохит программасы» уңышлы гына эшләп килә. 2011-2017 еллар аралыгында программаны гамәлгә ашыру өчен 2,6 миллиард сум акча тотылган, 800дән артык объект инвалидлар өчен яраклаштырылган. Моннан тыш яңа салына торган социаль, медицина хезмәте күрсәтү биналары: фельдшер акушерлык пунктлары, социаль яклау үзәкләре, сырхауханәләр, шулай ук мәктәпләр, балалар бакчалары, торак йортлар физик яктан мөмкинлеге чикле кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып төзелә. Инвалидлар өчен уңайлыклар тудырылган объектлар махсус картада теркәлеп бара. Бүген мондый биналар саны биш меңнән артык.
Бүген республикада 80 меңнән артык инвалид эшкә сәләтле булып санала. Аларның 30 проценты, ягъни 24 меңе эшли. Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, аларның максатлары – бу санны 37 процентка кадәр җиткерү. Хезмәт базарында бүген инвалидлар өчен 566 вакансия ачык. Аеруча, маникюр ясаучы, каравылчы, ЭВМ операторы, тегүче кебек һөнәрләргә ихтыяҗ зур.

Инвалид балалары булган, тәрбиягә инвалид бала алган гаиләләргә төрле ташламалар, субсидияләр каралган. Быелдан инвалид баланы уллыкка алган яки опекуны булырга теләгән гаиләләргә 200 мең сум акчалата ярдәм бирелә башлады.
Татарстанның медицина-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов әйтүенчә, соңгы елларда психика, онкология белән бәйле авырулар аркасында инвалидлыкка чыгучылар саны артуы сизелә. Тиздән инвалидларның федераль реестрын булдырырга ниятлиләр. Анда авырулар турында барлык мәгълүмат та тупланачак.

Быелның 1 ноябренә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда яшәүче 3,89 миллион кешенең 287377се – инвалид, инвалид балалар саны – 14 706.

Физик яктан мөмкинлеге чикле балалар өчен 13 тернәкләндерү үзәге, олы яшьтәге инвалид кешеләргә махсуслашкан 7 үзәк эшли.
1627 гаилә 1649 инвалид баланы тәрбиягә алган.

фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Инвалидлар өчен уздырыла торган чаралар исемлеге

3 декабрь – Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында «Игелек сәнгате» дип исемләнгән социомәдәни форум

5 декабрь – Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында инвалидларны социаль яклауга кагылышлы сораулар буенча түгәрәк өстәл

7 декабрь – Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында инвалидлар декадасы уңаеннан Казан башкарма комитеты оештырган тантаналы кичә

8 декабрь – Туризм, спорт һәм физик культура Идел буе академиясенең концерт залында хатын-кыз инвалидлар арасында үткәрелә торган «Татарстан Энҗесе» республика бәйгесенә йомгак ясау

15 декабрь – «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашында «Дуслар, кулга кул тотынышыйк» дип исемләнгән фестиваль

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading