Татарстан Республикасы Россия кулланучылар күзәтчелеге мәгълүматлары буенча, узган тәүлектә коронавирусны билгеләү өчен 3844 тест уздырылган. Пандемия игьлан ителгәнән бирле, барлыгы шундый 294 мең тест үткәрелгән.
Шулай ук бүгенгә Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә анализ ясау өчен 2504 кан пробасы алып килгәннәр. Ерак территорияләрдән 366 проба китерү көтелә, алар бүген кич белән булачак.
Коронавирус белән авыручы пациентларның яртысыннан артыгын (51 процент) эшче һәм хезмәткәрләр тәшкил итә. Пенсионерларга бу өлеш 23 процент туры килсә, балалар арасында әлеге чирнең таралуы 5,2 процентны тәшкил итә. 65 яшьтән өлкәнрәк пациентлар арасында хасталар саны - 16 процентны тәшкил итә (743 авыру).
Комментарийлар