16+

Татарстанда машина күпердән очып төшкән

Алабуга районында автомобиль күпердән очып төшеп, ут капкан, 55 яшьлек йөртүчесе үлгән.

Алабуга районында автомобиль күпердән очып төшеп, ут капкан, 55 яшьлек йөртүчесе үлгән.

Бу хакта Татар-информ агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүген көндез Алабуга районында "Форд Соллерс" заводы янында күпердән "Лада Калина" машинасы очып төшүе һәм янып китүе турында хәбәр алынган.
Урынга 70нче янгын сүндерү-коткару часте һәм 5нче зона коткаручылары, медицина хезмәткәрләре, полиция хезмәткәрләре килгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "Лада"ның 55 яшьлек йөртүчесе һәлак булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading