16+

Татарстанда поезд бәреп өч кешенең гомере өзелгән

Арча районында поезд өч кешене бәрдергән. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, фаҗигада ике хатын-кыз һәм бер ир-ат һәлак булган.

Фаҗига бүген иртәнге сәгать 4тә Арча - Коркачык юлында булган. «Новосибирск - Адлер» поезды машинисты 849 нчы чакрым платформасында Васильева Бужа һәм Качелино авыллары арасында поездга артлары белән баручы кешеләрне күргән. Машинист экстрен рәвештә тормозга баскан, тавыш һәм ут сигналлары биргән, ара аз булу сәбәпле поезд туктый алмаган һәм өч кешене бәрдереп киткән. Һәлакәт аркасында өч кеше дә үлгән.

Пассажир поезды 30 минутка тоткарланган. Аннан үз маршруты буенча юлын дәвам иткән. Фаҗига урыныда Арча янгын-коткару гарнизонының оператив төркеме эшләгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading