16+

Татарстанда сыер коега төшкән

Татарстанның Түбән Кама районында Балчыклы авылында савым сыеры су ала торган тирән коега төшеп киткән. Бу хакта "Шәһри Чаллы" газетасы хәбәр итә.

Татарстанда сыер коега төшкән

Татарстанның Түбән Кама районында Балчыклы авылында савым сыеры су ала торган тирән коега төшеп киткән. Бу хакта "Шәһри Чаллы" газетасы хәбәр итә.

Малкайның мөгерәвен ишетеп килеп карасалар, сыер артык киң булмаган коега төшеп кысылып калган. Авыл кешеләре сыерны башта аркан , трослар белән тарттырып чыгармакчы булалар. Әмма хайван җан бирер, дип куркып, коткаручыларны чакыралар. Алар килеп җиткәнче, кое янына, кирәк була калса дип, экскаватор һәм трактор да китереп куялар.

Нәтиҗәдә, коткару хезмәте белгечләре, казып, коены киңәйтәләр һәм сыерны җайлап кына "әсирлектән" коткаралар. Йончыган мал, берничә сәгатьтән хәлгә килеп, ашый башлый, су эчә. Хәзер сыер бәясе якынча 50-60 мең чамасы тора, диләр коткаручылар. Сыер хуҗалары коткаручыларга бик рәхмәтле була. Инде коены төзәтергә генә кала, чөнки авыл халкының күпчелеге суны шуннан ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading