16+

Тиздән балалар үзебезнең милли «мультик»ларны карый башлаячак

Әле кайчан гына бездә милли кино да, анимацион фильм да юк иде. Инде менә соңгы җиде елда «Татармультфильм» студиясе «таба»сыннан 80нән артык мультфильм төшкән һәм төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңү дә яулый башлаган. «Кисекбаш» мультфильмы хәтта Халыкара конкурс премиясенә дә ия булган. Ә күптән түгел генә коллектив 15-20 мартта Суздаль шәһәрендә узган...

Тиздән балалар үзебезнең милли «мультик»ларны карый башлаячак

Әле кайчан гына бездә милли кино да, анимацион фильм да юк иде. Инде менә соңгы җиде елда «Татармультфильм» студиясе «таба»сыннан 80нән артык мультфильм төшкән һәм төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңү дә яулый башлаган. «Кисекбаш» мультфильмы хәтта Халыкара конкурс премиясенә дә ия булган. Ә күптән түгел генә коллектив 15-20 мартта Суздаль шәһәрендә узган...

Әле кайчан гына бездә милли кино да, анимацион фильм да юк иде. Инде менә соңгы җиде елда «Татармультфильм» студиясе «таба»сыннан 80нән артык мультфильм төшкән һәм төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңү дә яулый башлаган.

«Кисекбаш» мультфильмы хәтта Халыкара конкурс премиясенә дә ия булган. Ә күптән түгел генә коллектив 15-20 мартта Суздаль шәһәрендә узган анимацион фильмнарның XXII Бөтенроссия ачык фестиваленнән зур җиңү - «Милли анимацияне үстергән өчен» дигән Диплом алып кайтты.

Коллективның ике елга якын күңел биреп эшләгән хезмәтенең нәтиҗәсе - «Мирас угы» тулы метражлы анимация фильмы Россия сәнгатькәрләре тарафыннан шулай югары бәяләнгән. Башта аны жюри конкурс программасына керткән, аннары уннарча эш арасыннан җиңүче итеп сайлап алган. Ә бит бу - Татарстанның беренче тулы метражлы анимация фильмы. Коллектив әлеге мультфильмны җәйге каникул көннәрендә балаларга күрсәткән иде инде. Нәни тамашачылар төп геройлары Роман белән Зөләйхага ияреп, туган як тарихын өйрәнделәр, риваятьләр, тарихи истәлекләр белән таныштылар. Үткәннәргә саксыз карауның нинди аянычлы нәтиҗәләргә китергәнен белделәр. Алты яшьтән зуррак балаларга адресланган бу мультфильм нәни тамашачыга гына түгел, аны караган һәркемгә тарихның иң шәп фән икәнен аңлата.

«Татармультфильм» коллективы, үзләренең бу олы җиңү шатлыгын журналистлар, язучылар һәм башка якын дуслары белән уртаклашырга теләп, башкаланың «Родина» үзәгендә әлеге фильмны тәкъдим итте.

- Безнең өчен мондый мәр­тәбәле конкурста катнашу зур дәрәҗә, - диде «Татармультфильм»ның баш режиссеры Сергей Киатров. - Ә инде диплом алу - монысы уңышның да уңышы. Мин үзем әлеге фильмны Татарстанның барлык балалары да караячагын уйлап сөенәм. Узган атнада гына Казан мәктәп-интернатларында хәйрия сеанслары күрсәттек.
«Татармультфильм» студиясе директоры Азат Ганиев сүзен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, мәдәният министрлыгына рәхмәт әйтүдән башлады.

«Мирас угы»ның татарча һәм инглизчә вариантлары да булачак дип тә ышандырдылар. Өч телдәге матур китап булып дөнья күрергә өлгергән дә инде ул.

«Татармультфильм» - әлегә Татарстанда системалы эшли торган бердәнбер студия. Ул ел саен 120 минутлык сыйфатлы мультфильм иҗат итә. Димәк, тиздән балаларыбыз чит ил роботларын түгел, ә үзебезнең тарихка, әдәбиятыбызга нигезләнгән милли «мультик»ларны ешрак карый алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading