16+

«ТНВ» каналы кайда югалды?

"Булышыгыз! "ТНВ" каналы югалды!" - дигән йөзләгән шалтыратуларны күзәтергә туры килде соңгы арада.

"Булышыгыз! "ТНВ" каналы югалды!" - дигән йөзләгән шалтыратуларны күзәтергә туры килде соңгы арада.

Һәм мондый мөрәҗәгатьлар көннән-көн артып бара. Тынычланыгыз! "ТНВ" беркайда да югалмады. "МТС" һәм "ДомРу" кабельле телевидение операторлары элемтәдә кайбер каналларның урыннарын алмаштыру сәбәпле, шундый тоткарлыклар килеп чыкты.
Әгәр "ТНВ" каналы "гадәти урыныннан" югалды икән, Сезгә бары тик каналларны яңадан таптырырга кирәк.
Моның өчен:
1. Телевизор пультында "Меню" төймәсенә басыгыз;

2. "Меню установок" бүлегенә керегез;

3. "Меню настройки" бүлегенә керегез;

4. "Кабельное ТВ" бүлеген сайлагыз (әгәр Сезнең телевизорда андый көйләү мөмкинлеге булса);

5. "Автоматическая настройка" бүлегенә керегез;

6. Каналларны автоматик рәвештә табу бүлеген табып "Ок" төймәсенә басыгыз;

7. Каналлар автоматик рәвештә эзләнеп, тиешле төймәгә беркетеләчәк, Сезгә бары тик аны истә калдырырга гына кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading