16+

Туена берничә көн кала кәләш тә, аның әти-әнисе дә үлеп киткән

Өчесе дә коронавирус йоктырган булганнар.

Өчесе дә коронавирус йоктырган булганнар.

26 яшьлек Зои Фрешуотер декабрь ахырында унбер ел очрашып йөргән егетенә кияүгә чыгарга тиеш була. Әмма туйга берничә көн кала ул коронавирус йоктыра. Авыру билгеләрен кыз туй мәшәкатьләре артыннан йөреп арып киттем дип уйлый. Берничә көннән кәләшнең хәле авырлаша һәм аны хастаханәгә озаталар. Аның артыннан 63 яшьлек әтисе белән 52 яшьлек әнисе дә авырып китәләр. Аларның да хәлләре кискен була. Тик табиблар гомерләрен саклап кала алмый. Өч көн эчендә башта әтисе, аннары әнисе һәм кыз үзе дә үлеп китәләр. 
Бу хәл Көньяк Африка Республикасында була.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading