16+

Туфан Миңнуллин исемендәге яшь драматурглар фестивале уздырыла башлый

Татарстанда Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган яшь драматурглар фестивале булачак. Бу хакта бүген Биектау районы Кече Битаман авылында уза торган Т.Миңнуллин исемендәге I Бөтенроссия драматурглар семинарында драматург исемен йөртүче Түбән Кама театры баш режиссеры Рөстәм Галиев хәбәр иткән.

"Туфан Миңнуллин исемендәге "Вакыт кыңгыравы" дип аталган яшь драматурглар фестивален август аенда үткәрергә планлаштырган идек. Əмма театр бинасында төзекләндерү эшләре бетмәү сәбәпле, бу эшне быелга туктатып торырга мәҗбүр булдык. Чөнки кунаклар кабул итәргә өебез юк. Киләчәктә ул зур статуслы фестивальгә әйләнер дип өметләнәм", - дигән ул Татар-информ хәбәрчесенә.

Билгеле булганча, Биектау районы Кече Битаман авылында Бөтенроссия драматурглар семинары башланды. Аны Татарстан Язучылар берлеге, республика Мәдәният министрлыгы һәм Биектау муниципаль районы оештыра. Чара күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланып, аның исемен йөртәчәк. Кичә 40ка якын драматург, театр тәнкыйтьчесе, режиссерлар семинарны рәсми рәвештә ачты.
Ябылу чарасы бүгенгә, 23 июльгә, билгеләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading