16+

Уфада 43 яшендә галимә Гөлнар Юлдыбаева вафат булган

Галимә коронавирус нәтиҗәсендә барлыкка килгән йөрәк өзлегүе аркасында үлгән булырга мөмкин

Галимә коронавирус нәтиҗәсендә барлыкка килгән йөрәк өзлегүе аркасында үлгән булырга мөмкин

Уфада яшь галим, эпос белгече Гөлнар Юлдыбаева 43 яшендә вафат булган. Хезмәттәшләре әйтүенчә, ул коронавирус нәтиҗәсендә барлыкка килгән йөрәк өзлегүе аркасында үлгән булырга мөмкин. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Гөлнар Юлдыбаева Россия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтының фольклористика бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре була.

«Фольклористика» белгечлеге буенча филология фәннәр кандидаты (2006). Башкорт фольклоры проблемаларына багышланган язмалар, «Урал-батыр» эпосының сюжеты һәм стиле монографиясе авторы. «Башкорт фольклор һәйкәлләре» (ХХ-ХХI гасырлар язмалары» томын төзү), «Халык медицинасы», «Заятүләк и Һыуһылу» башкорт халык эпосы» темалары буенча коллектив эшендә катнашкан. 2003-2019 елларда «Экспедиция материаллары» проекты буенча чыккан 16 җыентыкның төзүчесе Гөлнара Юлдыбаева булган.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Жал яшьлэр китэ урыны ожмахта булсын инде

    Мөһим

    loading