16+

«Васильево бистәсендә бассейн булачак»

Конфедерацияләр Кубогы матбугат үзәгендә Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белән очрашу булды.

«Васильево бистәсендә бассейн булачак»

Конфедерацияләр Кубогы матбугат үзәгендә Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белән очрашу булды.

- Конфедерацияләр Кубогы футбол буенча 2018 елда узачак Дөнья чемпионатына генераль репетиция иде. Казанда матчлар имин узды. Татарстанның һәм Казанның спорт чараларын үткәрүдә тәҗрибәсе зур. Үзем дә Португалия-Мексика һәм Португалия-Чили матчларын карадым. Чили командасы өчен җан аттым, - дип башлады чыгышын Илдар Гыйльметдинов.
Универсиаданың югары дәрәҗәдә үткәрелгәнлеген һәм Универсиада спорт корылмаларының ВУЗлар карамагына тапшырылганлыгын хуплап телгә алды депутат. Татарстанда хәзер ябык түбәле 44 боз сарае эшли. "Моның кадәр спорт сарае Россиянең бер генә төбәгендә дә юк", - диде ул.
- Россиядә мәктәпләр төзү буенча бик әһәмиятле федераль программа башланды, быелга 25 миллиард сум билгеләнде. Кайбер мәктәпләрдә ике, хәтта, өч сменада укыйлар. Бу шартларда төрле түгәрәкләргә һәм спорт секцияләренә нинди урын калсын?! Яңа мәктәпләр спортны да үстерәчәк, -диде Илдар Гыйльметдинов.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Казанның Киров районында ишегалларын спорт мәйданчыклары белән җиһазлауда шәхсән үзе дә ярдәм күрсәтә.
- Киров һәм Мәскәү районнарында спорт мәйданчыкларын җиһазлауда эшкуарлар белән җыйнаулашып ярдәм күрсәтәбез. Мондый булышлык Совет районында да бар. Татарстан Президенты, шәһәр җитәкчелеге белән берлектә Мәскәү районы ишегалларын карадык. Республикада кече спорт мәйданчыклары төзү программасы башланды. Программаны гамәлгә ашыруда предприятиеләрнең, эшкуарларның булышлыгы бар, - диде Илдар Гыйльметдинов һәм сүзен йомгаклап: - Шәһәр яны бистәләре игътибардан читтә кала әле. Мәсәлән, Займище һәм Юдино. Яшел Үзән районындагы Васильево бистәсенә бассейн кирәк, чөнки анда халык күп. Мин ышандырып әйтәм: Васильево бистәсендә бассейн булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading