16+

«Яңа Гасыр» – 21нче төймәдә була

«Яңа гасыр» телеканалы, федераль конкурста җиңеп, хаклы-лаеклы рәвештә 21нче төймәне алды.

«Яңа гасыр» телеканалы, федераль конкурста җиңеп, хаклы-лаеклы рәвештә 21нче төймәне алды.

Исегезгә төшерик, моңа кадәр мультиплекска бәйле рәвештә милли телеканал язмышы кыл өстендә иде. «Мәҗбүри рәвештә» статусында бары тик икенче мультиплекска кертелгән федераль каналлар гына исәпләнде. Бары тик Россия Президенты Владимир Путин инициатив төркем тәкъдимен яклагач кына вазгыять үзгәрде. Төбәк каналларына 21нче төймә һәм «Региональ мәҗбүри гомумкулланылыш телеканалы» статусы бирелде. Бу статуска дәгъва кылу өчен, телеканал үз тапшыруларының 75 процентын милли җирлектә әзерләргә тиеш һәм аларны республиканың яртыдан ким булмаган өлешендә трансляцияләргә бурычлы.
Узган атнада Мәскәүдә шул уңайдан конкурс комиссиясе утырышы узды. Идел буе федераль округының 14 субъектыннан килгән гаризалар арасында безнең республиканы тәкъдим иткән «Яңа Гасыр» телеканалы җиңүче дип танылды.

- Шул рәвешле, «Яңа Гасыр» телеканалы Татарстан Республикасы территориясендәге барлык элемтә челтәрләрендә 21нче урынны ала, ә бу уңыш безнең телеканалны эзләү эшен бермә-бер җиңеләйтә. Барлык операторларга, конкурс комиссиясе утырышының нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң, безнең телеканалны 21нче төймәдә урнаштырырга дигән хатлар таратыла, - диде «Яңа Гасыр» телерадиокомпания­се генераль директорының беренче урынбасары - икътисад директоры Илшат Сафиуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading