16+

Ялган аракы сатучыларны чын төрмә көтә

Казандагы вакытлыча саклап тору складыннан биш тоннага якын ялган спирт катнашмалы продукция 30 ноябрьдә Иваново өлкәсендәге махсус полигонга юк итү өчен җибәрелде.

Казандагы вакытлыча саклап тору складыннан биш тоннага якын ялган спирт катнашмалы продукция 30 ноябрьдә Иваново өлкәсендәге махсус полигонга юк итү өчен җибәрелде.

“Татспиртпром” акционерлык җәмгыятенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, быелның гыйнвар аенда Идел буе районы суды Казанның өч кешесенә хөкем карары чыгарган. Әлеге “астыртын эшкуарлар” Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 238 матдәсенең 2нче өлешенең “а” пункты буенча гаепләнә. Бу – кулланучылар гомере яки сәламәтлеге иминлегенә җавап бирми торган товарны һәм продукцияне сату максатында җитештерү, саклау яки алып бару, эшләр башкару яки хезмәт күрсәтү.

Шушы өч кеше сәламәтлек өчен куркыныч “спиртлы сыекчалардан” ялган алкоголь продукциясе җитештерүне оештырган. “Татспиртпром” акционерлык җәмгыяте тамга-брендларын законсыз рәвештә кулланганнар. Җинаять эшен тикшерү-эзләү барышында “Граф Ледофф”, “Старая Казань”, “Wise”, “Усадская хлебная”, “Ваш выбор”, “Рябиновая на коньяке”, өч һәм биш йолдызлы Россия коньяклары тамгалары төшерелгән шешәләргә тутырылган ялган спирт катнашмалы сыекчалар табылган.

Идел буе районы суды гаепләнүчеләрне бер ел да алты айга ирекләреннән мәхрүм итү турында карар чыгарган. Моның өстенә аларга әле зур бәяләрдә штраф та түләргә туры киләчәк.
Татарстанда гражданнарны матди кызыксындыру программасы гамәлдә. Законсыз рәвештә спирт катнашмалы продукция җитештерүчеләр һәм астыртын сатучылар турында “Халык контроле” мәгълүмат челтәренә хәбәр җиткерүчеләргә акча бирелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading