16+

Янгын аркасында медицина ярдәме сорап 55 мөрәҗәгать теркәлгән

Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендәге кичәге янгында зыян күргән 16 кеше сырхауханәгә урнаштырылган, дип белдерде Татарстан Республикасы сәламәтлекне саклау министры Адел Вафин 7нче клиник хастаханәсендә узган брифингта. Министр әйтүенчә, беренче ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машиналары фаҗига урынына җиде минут эчендә килеп җиткән. "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү...

Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендәге кичәге янгында зыян күргән 16 кеше сырхауханәгә урнаштырылган, дип белдерде Татарстан Республикасы сәламәтлекне саклау министры Адел Вафин 7нче клиник хастаханәсендә узган брифингта.

Министр әйтүенчә, беренче ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машиналары фаҗига урынына җиде минут эчендә килеп җиткән. "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү өчен 17 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы һәм Республика катастрофалар медицинасы үзәгенең 3 бригадасы җәлеп ителде.

Янгын аркасында медицина ярдәме сорап 55 мөрәҗәгать теркәлгән. Зыян күрүчеләр арасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дә бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading