16+

Яшел Үзән районының Горький исемендәге завод үзенең 120 еллыгын билгеләп үтә

"Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" ААҖ иртәгә 120 еллыгын билгеләп үтә.

"Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" ААҖ иртәгә 120 еллыгын билгеләп үтә.

Кораблар төзүче заводның тарихы ерак 1895 елга барып тоташа. Ул вакытта аның төп максаты техник флотка ремонт ясау була. 1934 елда беренче оборона заказын ала һәм елга бронекатерларын төзи башлый. 1997 елда завод яңа эшчәнлек юнәлешен үзләштерә - зур габаритлы металл конструкцияләр төзи башлый. Хәзер исә завод диңгез һәм елга суднолары, хәрби корабльләр төзү белән данлыклы. Аны бүген Россиядә яхшы беләләр.

Заводның генераль директоры Ренат Мистахов сүзләренчә, завод барлыгы 1500 диңгез һәм елга судносы, шул исәптән 600гә якын хәрби корабль эшләп чыгарган.
- Чит илләрдән дә заказлар килә. Бүгенге көндә Вьетнам белән уңышлы эшләп киләбез. Индонезия, Бирмада да яхшы беләләр безне. Экспортның күләме әлегә 15-20 процент. 2020 еллларга аны 35 процентка җиткерергә уйлыйбыз, - диде журналистлар белән очрашуда Ренат Мистахов.

Заводта 5 000нән артык кеше эшли. 750се пенсия яшендәгеләр.
- Хезмәткәрләрнең элек уртача яшьләре 45 булса, бүген - 41. Яшьләрне торак белән тәэмин итәргә, эшкә шуның белән җәлеп итәргә тырышабыз, - ди генераль директор.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading