Республика башкаласында аномаль эссе һава торышы урнашу сәбәпле, Казанның Дәүләт автоинспекциясе автомобиль юлларында йөк машиналары йөрүгә чикләүләр кертелүе турында искә төшерә.
Әйтик, +32 градустан югары температурада, йөк машиналары көндезен йөри алмаячак. Алар өчен 22.00 дән 10.00 гә кадәр генә юллар ачыла.
"Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сезонлы чикләүләр пассажирлар ташучы автобусларга, табигый бәла-казалар яки башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле йөкләр ташуга, юл-төзелеш техникасын һәм авария-торгызу һәм ремонт юлларын уздырганда кулланыла торган материалларны ташуга кагылмый", - дип аңлаттылар ЮХИДИда.
Фото: http://tatar-inform.ru
Комментарийлар