16+

“Йолдызлык” Балык Бистәсендә талантларны сайлады

Республика районнарында "Созвездия-Йолдызлык" фестиваленең зона этабы уза. 21 март көнне дә Балык Бистәсе Мәдәният йортында Балык Бистәсе, Лаеш, Питрәч, Кукмара, Мамадыш районнарыннан килгән балалар үз-ара җыр, бию, нәфис сүз остасы кебек юнәлешләрдә көч сынады.

Республика районнарында "Созвездия-Йолдызлык" фестиваленең зона этабы уза. 21 март көнне дә Балык Бистәсе Мәдәният йортында Балык Бистәсе, Лаеш, Питрәч, Кукмара, Мамадыш районнарыннан килгән балалар үз-ара җыр, бию, нәфис сүз остасы кебек юнәлешләрдә көч сынады.

Бистәлеләр өчен фестиваль кадерле кунак. 2015 елда гына ачылган яңа мәдәният йорты "Созвездия-Йолдызлык"ны беренче тапкыр кабул итүе. Ләкин район "йолдызлык" хәрәкәте белән яхшы таныш. Узган ел районның "Рапсодия" бию коллективы Гран-При, ә "Кама йолдызсыклары" беренче урын алып кайткан иде.

- Район җитәкчеләре буларак без, балаларыбыз матуррак киенсен, яхшырак чыгыш ясасын, дип тырышабыз. Барысының да беренче урын аласы килә. Күрше районнардан килгән командалар да бик көчле. Алар белән ярышу балалар өчен дә, безнең өчен дә зур стимул, - диде Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илһам Вәлиев.



Питрәч районының 1 Май бистәсендә яшәүче ун яшьлек Камилә Сәлимова "йолдызлык" сәхнәсенә беренче тапкыр ике яшендә күтәрелгән. Хәзер ул "Вокал-соло", "Конферанс" кебек номинацияләрдә лаеклы урыннар ала. Кызының иҗат белән кызыксынуына әнисе дә горурлана.

- Сәхнә аны стрессларда чыдам булырга өйрәтә. Без аны конкурсларга җитәкләп йөртмибез, үзе тырыша. Конферанс булып чыгыш ясар өчен текстларны да үзе яза, мин бераз гына төзәтмәләр кертәм, - ди кызның әнисе Алсу Гафурова.



Лаеш районының Кече Елга авылы кызы Илүзә Гиниятова да алты яшеннән сәхнәдә. "Каурый" төркемендә халык биюләрен үзләштерә. Быел фестивальгә чуваш халык биюен әзерләгәннәр.

- Башка биюләрдән аермалы буларак, биредә кулларга акцент ясадык. Өйрәнүе авыр булмады, биюне ике ай куйдык. Киләчәктә үземнең дә хореограф буласым килә, - ди Илүзә.
Райондагы зона этапларын узган балалар апрель аенда Казан сәхнәсендә чыгыш ясаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading