16+

"Үзгәреш җиле" фестиваленә әзерлек башланды

Казан дәүләт мәдәният университетында икенче тапкыр үтәчәк «Үзгәреш җиле» масштаблы татар җыры фестиваленә әзерләнәләр. Искәртик, «Үзгәреш җиле»нең беренчесе Казанда һәм Мәскәүдә 2016 ел ахырында үтте.

Фестивальнең баш сайлап алучысы - танылган җырчы һәм педагог Венера Ганиева репетицияләрнең беренче фестивальдәге башкаручыларның ­яртысы белән үтүе хакында сөйләде.

- Болар - беренче фестивальдә катнашкан 14 кеше. Без яңа репертуар сайладык һәм концертмейстерлар белән эшли башладык, - дип аңлаткан Венера Га­ниева «Татар-информ» хәбәрчесенә.

РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты 1 марттан яңа башкаручыларны тыңлый башлаячак­лары турында әйткән. «Яңа башкаручыларны җыячакбыз, аранжировкалар ясаячакбыз һәм яз­дырачакбыз», - ди ул. Репе­ти­цияләр исә университетта, шулай ук Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында барачак.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading